"Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Гаянова Ильфира Вагыйзь кызының шәхси сайты

Балаларның психик яктан сәламәт булуның бер чарасы

 

“Балаларның психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак УМК элементларын кулланып

“Әкиятерапиянең һәм бармак уеннарының әһәмияте”

 

         Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор.  Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өлкәннәрнең йогынтысы бик зур роль уйный. Психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак әкияттерапиянең һәм бармак уеннарының әһәмияте турында сезгә якыннан таныштырып китәсем килә. Бу төр эшебездә без УМК материалларында киң куллана алабыз.  Монда без УМК га кагылышлы рәсемнәр, мультфильмнар, бармак уеннары, әкиятләр, бармак театрларын кулланабыз. Безгә дидактик материал буларак бик отышлы дип саныйм. Үз эшемдә бу материалларны еш кулланам.

Шигырьләр, хикәя һәм әкиятләрдәге геройларның образларын, вакыйгаларын сурәтләүләрне алар күз алдына конкрет китерәләр һәм үзләрен шул вакыйгалар эчендә итеп хис итәләр, хыялланалар һәм фикер йөртергә өйрәнәләр.

Әкияттерапия – психик сәламәтләндерү һәм акыл үсешен үстерүдә кулланыла. Хәзерге заманда әкияттерапия бик актуаль булып тора.  Әкият аша без чынбарлык белән параллель үткәрә алабыз. Шуңа да ничек иртәрәк бу эшне башласак, шулай яхшырак. Әкиятнең эчтәлегенә, геройларның образларына сораулар, чагыштыру алымнарын кулланып, без балалар белән анализ ясыйбыз, шул вакытта балаларның уй-фикерләрен, уй-кичерешләрен үзебезгә билгеләп бара алабыз. Әкияттерапия шөгыльләре балаларны чынбарлыктан аермый. Һәрбер шөгыльнең ахырында балалар белән берлектә сораулар ярдәмендә фикер алышалар: әкият сезне нәрсәгә өйрәтте? Бу белемнәрне һәм тәҗрибәне үз тормышыбызда ничек кулланачакбыз? Шулай итеп әкият илендә сәяхәт иткәндә, балалар тормыш тәҗрибәсен туплыйлар, социаль күнекмәләр булдыралар.

Әкияттерапия психологларның, психотерапевтларның, педагогларның эшендә бик зур урын ала һәм психолог ярдәм техникасы булып кулланыла.

Әкиятне өлкән кеше сөйли ала яисә бала белән бергәләшеп тә сөйләнелә. Әкияттерапияне берничә төрле ысул белән эшләп була:

-         Әзер әкият белән эшләү;

-         Балалар яки өлкәннәр тарафыннан уйлап чыгарылган әкият белән эшләү.Бала өчен әкият – ул фантазия, уйдырма гына түгел, ул аның өчен чынбарлык. Әкият аша тормыш һәм үлем, ярату, мәхәббәт һәм ачу,  күралмау, кайгыртучанлык хисләрен белән таныштыра алабыз. Бу хисләр балалар өчен әкияти, аларның аңнары өчен аңлаешлы, әммә дә ләкин әхлак тәрбиясе чынбарлык булып кала.

 

Әкияттерапияне балалар һәм өлкәннәр өчен дә куллана алабыз, чөнки аның яшь чиге юк: һәрбер яшькә карап үз әкиятләре, миф, легенда (риваятьләр), мәсәл, җырлар һ.б бар.

Без биш төрле әкият белән эш итә алабыз:

1. әдәби әкиятләр (борын заманнан тупланган әкиятләр)

2. дидактик әкиятләр (педагоглар иҗат итә, анда абстракт символлар кулланыла: саннар, хәрефләр, авазлар һ.б, анда алар чыбарлыкка әйләнәләр, әкияти тормышта яшиләр).

3. психокоррекцион әсәрләр (баланың үз-үзенең тотышына йомшак йогынты булдырыла).

4. психотерапевтик әкиятләр (монда кешеләрнең проблемалары турында сөйләнелә һәм бу әкиятләрдә бала үзен таный ала. Бу әкиятләрне без үзебез яза алабыз.)

5. медиатив әкиятләр (бу әкиятләрдә уңай образлар гына кулланыла, башка әкиятләрдән аермалы буларак монда тискәре образлар, геройлар, конфликлар юк.)

Һәрбер шартлар, ситуацияләр өчен кирәкле әкиятләр сайланыла яки махсус әкият языла. Төрле әкиятләр төрлечә балага җиткерелә: ул әкиятне анализлау, сөйләү, курчак театры, драматизацияләү, рәсем ясау һәм башкаларны куллана алабыз.

Әкиятләрне төрле вакыйгаларга, ситуацияләргә каратып сөйләп була. Мәсәлән: мәктәпкә адаптация, урлау, ашарга теләмәү, сүз тыңламау һ.б.

Әкиятне укыганда балага игътибар итәргә кирәк, тыңлыймы ул, әкият ошыймы, укып бетергәннән соң әкият турында сөйләшергә кирәк. Сораулар бирәбез, үзебезнең мөнәсәбәтебезне белдерә алабыз. Шулай ук бала да үзенең фикерен әйтергә тиеш, бала күбрәк үзе сөйләргә теләсә, без аңа мондый мөмкинлек бирергә тиешбез. Әгәр дә бала сөйләргә теләмәсә, без каршы килергә тиеш түгел. Соңрак ул үз халәтенә кайта, үзе сөйли, без кирәкле моментны эләктереп алырга тиешбез. Шуннан соң әкияткә карата рәсем ясарга тәкъдим итәбез, үзебез дә ясый алабыз. Бу чара баланы тынычландыра, киеренкелек халәтен күтәрә. Аннары без рәсем турында фикер алышабыз. Бу рәсемдә без әкиятнең эчтәлегенә карап баланың үзенә якын, актуаль булган проблемасын күрә алабыз, шуңа карата сорауларыбызны бирәбез. Соңгы этап ул әкиятне драматизацияләү. Балаларга роль бирәбез, бала рольне үзе сайласа бигрәк тә әйбәт була. (Соңыннан нәтиҗәләр чыгарабыз, анализлыйбыз.)

Шулай итеп әкияттерапия безгә бик күп мөмкинлекләр ачырга мөмкин, моннан без дөрес итеп файдаланырга тиешбез, балага әкиятләр аша чынбарлык белән танышырга булышырга тиешбез.

 

Прикреплённые документы:

27055_noyabr 038.jpg

.jpg, загружено: 24 января 2016